Главная » Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Нью-Йоркның The Metropolitan Opera театры сәхнәсендә В.А.Моцартның "Тылсымлы флейта” операсындагы Төн Патшабикәсе партиясен башкарды. Җир шарының иң абруйлы сәхнәсендә Казан кызының бу беренче чыгышы иде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова өчен Julia Kleiter, Matthew Polenzani, Hans-Peter König белән бер сәхнәдә җырлау зур горурлык булды.

Мәгълүм булганча, Альбина П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала. 2004-2006 елларда К.Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академик музыка театрында эшли. 2006-2008 елларда АКШның Houston Grand Opera театрында стажировка узганнан соң, М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театрында җырлый башлый.

Җырчы бик күп конкурс-фестивальләрдә чыныгу уза. П.Чайковский исемендәге Халыкара конкурсының I премиясе һәм Алтын медале, М.Глинки исемендәге Халыкара яшь опера җырчылары бәйгесенең I премиясе һәм башка бүләкләр иясе булып тора. Без аның репертуарында Дж.Вердиның "Травиата” операсында – Виолетта, Н.Римский-Корсаковның «Сказка о царе Салтане» операсында - Царевна-Лебедь, В.Моцартның "Дон Жуан” операсында – Донна Анна, Дж.Пуччининың "Богема” операсында – Мюзетта, Дж.Вердиның «Риголетто» операсында Джильда һ.б. партияләрен яратып тыңлыйбыз.

The Metropolitan Opera – дөньяның иң ата ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2020 | Дата: 06 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
"Кайтабыз да китәбез шул”, "Ходай үзе сакласын”, "Туганлыкның көче” кебек халыкчан җырлары белән тамашачы күңелен яулаган яшь җырчы Гөлназ Сираева Казанда тәүге концертын куя. 7 апрельдә ул тамашачыларын УНИКС концертлар залында көтеп кала.
– Гөлназ, зур сәхнәгә чыкканыңа әле ике-өч ел гына. Казандагы сольный концертыңа нинди әзерлек белән киләсең?
– Казанда беренчесе булса да, Чаллыда минем өченче сольнигым үтте инде. Концерт 23 март көнне аншлаг белән узды. Бик канәгать калдым. Чаллы Татарстанда зурлыгы ягыннан икенче шәһәр булганга күрә, ул концертларымны бәләкәй концерт дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясар өчен, азмы-күпме тәҗрибә туплап киләм. Казанга тәҗрибәсез килү бик куркыныч булыр иде. Барыбер Казандагы концерттан бераз шүрләп торам әле.
– Концерт нинди темага багышлана?
– Минем тормышымдагы кызыклы вакыйгаларга корылган сценарий нигезендә оештырылды. Күпмедер дәрәҗәдә автобиографик дисәм дә була. Минем белән булган кызыклы хәлләр, үзенчәлекле гадәтләрем, яраткан шөгыльләрем – минем иҗатым белән кызыксынучыларга минем хакта мәгълүмат күп булачак.
– Кызыклы вакыйгаларның кайберләрен атап кит инде?
– Әйтик, беренче тапкыр гашыйк булган мизгел, ирем белән танышу, беренче тапкыр рульгә утыру. Ачып бетермим. Менә шул вакыйгалар эчтәлегенә туры килердәй җырлар белән үрелеп барачак. Гадәти булмаган һәм кызыклы итеп эшлисе килде.
– Нинди ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1738 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Моннан бер ел элек башкалабыз Казанда хип-хоп, айренби юнәлешендә җырлаучы «Libertas» төркеме барлыкка килде. Бу төркем «Diskoteka FORUM»га (ул вакытта «Татарлар» дискотекасына) тәүге адымнарын атлады. Бер ел эчендә «Libertas» төркеме яшьләр арасында шактый популярлык казанды, хәзер аларны Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр. Шушы көннәрдә «Libertas» төркеме оешуга 1 ел тулачак. Бу уңайдан яшьләр белән әңгәмә кордык.

Төркемдә Саба районында туып-үсеп, Казанның югары уку йортларында белем алучы 2 егет һәм 1 кыз җырлый. Илназ Казан дәүләт технология университетының 3нче курсында, Фәнир Казан дәүләт технология университетының 1нче курсында, Дилбәр исә Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында 2нче курста укый. Тиздән төркемгә тагын бер егет кушылачак. Ул да шулай ук Сабадан икән

Нигә төркемегезне ишәйтергә булдыгыз?

Дилбәр: Илнар бик талантлы егет, аның белән бергә тагын да зур уңышларга, югары үрләргә ирешербез дип уйлыйбыз.

«Libertas» дигән сүз нәрсәне аңлата? Нигә төркемегезгә шундый исем бирдегез?

Фәнир: Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «libertas» сүзе «азатлык», «азатлыкка омтылу» дигәнне аңлата.

Кемнең идеясы белән барлыкка килде бу төркем?

... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1628 | Дата: 28 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (1)
Күпләр аның турында ишетмәгән дә, күрмәгән дә, ә шулай да аның хезмәтен уңай бәяли. Чөнки ул сайлап алган җырлар бүген хит-парадларда яңгырый, аның канаты астында эшләүче җырчыларны беләләр һәм яраталар. Татар эстрадасының үз йөзен булдыруда турыдан-туры катнашкан продюсер Гөлнара Абаева турында сүзебез. Раяз Фасыйхов, Эльвира Хамматова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Салават Миңнеханов, Ильвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Мөнир Рахмаев, бу исемлектә тагын дистәләгән татар эстрадасы "йолдызлары” – барысының да иҗатына Гөлнара аша нигез салына. Җыр сәнгатен сөючеләр һәм сүгүчеләр, бу әңгәмә Сезнең өчен.
— Гөлнара, Сезнең турында матбугатта мәгълүмат юк диярлек. Шуңа да үзегез турында сөйләп китегез әле. Продюсерлыкка кадәр нәрсә белән шөгыльләндегез?
— Аңа кадәр Арча педагогик көллиятендә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алдым. Беренчесендә музыка укытучысы, икенчесендә хор коллективының җитәкчесе белгечлеген үзләштердем.
Студент елларында ук Казан мәктәбендә 3 ел музыка түгәрәген җитәкләдем. Университетны тәмамлагач та, ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегенә эшкә урнаштым. Республикакүләм чаралар оештыруга алындым. "Ел җитәкчесе”, "Яңа ел кичәләре” һәм башка шундый чаралар булды безнең карамакта. Минем вазыйфам: артистлар белән элемтәдә тору иде. Аларны концертларга чакыру, концерт программаларын төзү һ.б. Шуны әйтә алам: ул чакта алган тәҗрибәм бүген дә ярдәм ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1913 | Дата: 19 Мар 2010 | Рейтинг: 1.0/1 | Комментарии (0)
22 нче март көнне Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә бу сезонның соңгы зур тамашасы – «Зур концерт» узачак. Утызга якын җырчы катнашындагы мондый тамашаны бары көз көне генә күреп булачак, ди оештыручылар. Аның каравы, бу концертта чыгыш ясаячак җырчыларның барысы да концерт бирүдән туктый дигән сүз түгел әле. Кемдер Казан тамашачысын "сольный” концерт белән сөендерәчәк әле, кайберләре Татарстан районнары һәм РФ регионнары татарларын шатландырачак. Шулай да араларында бу сезонны төгәлләүчеләр бар.
2009—2010 концерт сезоны ничек үткән, дәвамы булырмы? Моның турында җырчылар, алып баручылар үзләре сөйли.

Айдар ГАЛИМОВ
"Казанда октябрь ахырында булып киттек. Шуннан бирле гастрольләрдән кайтып кергән юк. Яңа программаны Пермь, Оренбург, Свердловски өлкәләрендә, Башкорстанда күрсәтергә өлгердек. Хәзер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка юл тотабыз. Шулай ук тиздән Удмуртия, Коми Республикасына, Ханты-Манси өлкәләрендәге тамашачыларыбызны барлап кайтырга ниятлибез.
Татарстанга килгәндә, мартта Бөгелмә, Әлмәт кебек шәһәрләрдә сольный концертларым булачак. Ял турында уйлаган да юк.”

Резидә ШӘРӘФИЕВА
«Быел концертлар бик күп булды. Аларның санын да белеп бетермим хәтта. «Татарча солянка» белән районнарда, регионнарда йөрдек. «Мәүлед кичә»ләренә һәм Рамазан бәйрәмнәренә багышланган концертлар уздырыла башлады хәзер, аларда да бик ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2781 | Дата: 10 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
— Эльнара, сине тумышың белән Азнакайдан икәнеңне беләбез. Үзең һәм әти-әниләрең белән якынрак таныштыр әле?
— Мин 1988 елның 21 гыйнварында Азнакай шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әнием – укытучы, әтием – нефтьче. Абыем һәм сеңелем бар. Мин уртанчы бала. Бәләкәй чакларда җәйге каникуллар әби-бабай янында авылда үтте. Авыл эшләрен эшләп, эшне белеп үстек.
— Хәзер Казанда төпләндеңме?
— Аллага шөкер, торыр урыным бар. Алла боерса, эш табып, гаилә корып Казанда калырга исәп.
— Эшең бар бит инде синең? Җырчы...
— Юк! Мин җырчы гына түгел. Белемем буенча эшләргә уйлыйм. Финанс-икътисад институтында белем алам. Киләчәктә диплом буенча салымчы буларак эшләргә исәбем.
— Димәк, җырлау синең өчен хобби гына?
— Икесен бертигез дәрәҗәдә алып барырга тырышырмын. Быел ук инде җитди эш табып урнашасым килә. Тамашачы миңа үпкәләмәс дигән өметтә калам.
— Җырлап кына акча эшләп булмыймы?
— Хатын-кыз өчен бик авыр ул. Хатын-кызга гаилә корырга кирәк. Гастрольдән кайтып та кермәгән хатынга нинди ир түзәр икән?!
— Иҗат өлкәсендә үз алдыңа нинди максатлар куеп эш итәсең?
— Беренче максатым — тамашачыга ошау. Кеше буларак мин нинди, шундый килеш тамашачыга ошыйсым килә. Ниндидер грим, ясалма образлар кулланмыйча, сәхнәдә үзем булып калырга тырышам. Әти-әни, әби-бабай, туган якка багышланган җитди җырлар җырлыйсым килә. Хәзер бераз олыгайган кебек хис и ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2839 | Дата: 03 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Нурания Җамали Раил Садриевны "Җириновский” дип атаган. "Татар радиосы”нда турыдан-туры эфирдагы татар киносы темасына багышланган тапшыруда булган бу хәл. Фикер алышу барышында Раил Садриев: "Камал театры артистларының кинодагы уены камера алдында уйнаган кебек түгел, ә тамашачы алдында чыгыш ясаган кебек ”, – дигән сүзе Нурания ханымга ошамаган. Бишенче тапкыр "Аватар” фильмын карап, тапшыруга тәэсирләнеп килгән Раил әфәнде, түзеп тормый, татар киносындагы проблемаларны күтәрә, кино төшерүчеләрне тирләп-пешеп тәнкыйть утына тота. "Син Жириновский кебек. Раил Садриевның киләсен белгән булсам, монда килеп йөрмәгән дә булыр идем”, – дип елап җибәргән Нурания Җамали. Бу хакта көлә-көлә сөйләгән Раил әфәнде: "Тапшырудан соң дуслаштык инде”, – дип җиткерде. Әлбәттә, бер сәгатьлек тапшыру эчендә генә татар киносы мәсьәләләрен хәл итеп бетерү мөмкин түгел. "Камал театры артистлары кабул итеп бетерә алмый инде мине. Безнең белән узышып эшли башладылар. Актер белемем дә булмаган килеш мин аларга шундый прецедент тудырам икән, бу яхшы гына бит”, – дип дәртләнеп сөйләде Раил әфәнде. Җил-давыл тизлеге белән хәрәкәт итүче һәм шулай ук сөйләшүче Раил Садриев хәтле театр, кино дип шашып, бөтен энергиясен чыгарып эшләүче, үзенең театры хезмәткәрләрен кайгыртып, аларны бөтен көченә эшләтүче тагын бармы икән әле? Бер үк вакытта җитәкче дә, артист та, режиссер да, менеджер да булып ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2709 | Дата: 17 Фев 2010 | Рейтинг: 5.0/4 | Комментарии (0)
Илназ Сафиуллинның беренче сольный концерты Казанда искитмәле зур ажиотаж тудырган иде. Илназның тамашачысы, күбесенчә – яшьләр. Яраткан тамашачылар белән кабат күзгә-күз очрашырга теләп, аларга иң матур җырларын ишеттерергә теләп Илназ кабат концертына чакыра. Дусларча һәм яшьләрчә күңелле кичә 7 март көнне Маяковский урамында урнашкан альтернатив стилистикасы белән танылган "Җелтая кофта” клубында узачак.

– Илназ, беренче концертларың зур уңыш белән узган иде. Әле күп вакыт та узмады, инде икенче концертыңны куясың икән.
– Җыр өлкәсендә генә түгел бөтен иҗади эшчәнлегемнең нәтиҗәсе булды ул концерт. Бер атна алдан билетлар сатылып беткән иде. Концерт буе тамашачылар, күбесенчә яшьләр рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдылар. Соңгы җыр итеп "Яңа гасыр татар яшьләре” җырын җырлаганда барысы да аягүрә басып җырлады, сәхнәдән җибәрәсе килмичә тотуларыннан күзләремә яшьләр килде. Мактанып әйтмим, чынлап менә берсе дә ашыгып гардеробка чыгып чапмады. Күптән түгел шул концертның DVD язмасы да дөнья күрде. Аны карап, сүзләремнең дөреслегенә инана аласыз.
– Концерттан алган уңай тәэсирләрне кабат яңартырга телисең инде алайса?
– Беренче концерт өчен тулы зал белән бер генә көн үткәрү дә бик яхшы иде. Күпләр аз булды, дигән фикерләрен җиткергәч, иҗат белән күбрәк шөгыльләнергә һәм тагын да күбрәк тырышып эшләргә кирәклеген аңладым. Беренче чиратта, автор-башка ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1588 | Дата: 17 Фев 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)
Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә үзен матур, нәзакәтле итеп тота белүче, зәвыклы киенүче җырчы. Күңелгә ятышлы бәрхет тавышы, күзләреннән бөркелгән ихласлык, хатын-кыз нәфислеге, оригиналь күлмәкләре белән тамашачыны җәлеп итә ул. Аңа карап торасы, аңа ошыйсы килә. Диләнең өстенлекле сыйфаты – максатчан булуы һәм һәр эшен бик яхшы булырлык итеп башкаруы сокландыра. Вакыты бик тыгыз, көн саен эше күп булса да, җырчы "Кәеф ничек?” укучылары өчен бер көнен безнең газета белән үткәрергә ризалык бирде. Бер минут вакытын да тик ятып, әрәмгә уздыра белмәгән җырчы вакыт җитмәүдән зарланып алды. Һәр мизгелне файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрүче Диләгә сокланып кайттым.

09:00
Барасы җире булмаса, Дилә йокыдан иртә уянмый. Концерт куеп, таң алдыннан гына өйгә кайтып керсәләр, сәгать уннарга кадәр йокы туйдыра. Мин килгән көнне исә Дилә иртүк торып, йога күнегүләрен ясарга керешкән иде инде. Беренче соравым Көнчыгыш фәлсәфәсенең аңа ничек булышуы турында булды.
"Йога белән күптәннән шөгыльләнәм. Физик йогадан башлаган идем. Тартылу-сузылу күнегүләре гәүдәне формада тоту өчен бик файдалы. Ярты ел элек сулау йогасы белән шөгыльләнә башладым. Бөтен тәрәзәләрне ачып, салкын бүлмәдә киенешеп утырабыз һәм сулыйбыз. Йоглар телендә һава "прана” дип атала. Һава сулау аркылы без энергия алабыз. Йоглар дөрес сулау бәрабәренә һава белән тукланып торалар дияргә мөмкин, чөнки ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1705 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Иркә катнашачак һәр концерт, дискотекада ажиотаж – халык, бу юлы ничек шаккатырыр дип, аны карарга җыела. Апалар-кызлар аны ярата, балалар аңа охшарга тырыша, ә егетләр аңа соклана. Иркәне белмәгән-ишетмәгән, аның турында сөйләмәгән кешеләр, журналистлар, газета-журналлар калмады. Бүген сезнең игътибарга —татар шоу-бизнесын дер селкеткән Иркә белән әңгәмәбез.

— Дөресен генә әйткәндә, мин синнән бераз шүрләп торам, Иркә. Син моңа ничек карыйсың?
— (Елмаеп.) Һәм дөрес эшлисез. Моның турында миңа беренче тапкыр гына әйтмиләр инде. Үземне яклау инстинкты көчле булганга шулай ул. Аннан соң, мин һәрчак үз фикеремне әйтәм, куркып тормыйм. Чыннан да, керпенеке сыман энәләрем бар. Мишәр каны бит миндә. Без үзебезне үзебез яклый беләбез. Шоу-бизнеста шундый булмасаң, күптән таптап китәрләр иде.
Кешеләрне якыннан белгәнчегә кадәр үземне шулай тотам мин. Әмма якыннарым, дусларым белән мин куян кебек йомшак.
— Иркә, тамашачының күңелен яулар өчен җырчы белеменә ия булырга кирәкме?
— Юк, әлбәттә.
— Ник соң алайса күпләр, музыка факультеты, консерватория бетермәгән җырчыларны сәхнәгә чыгармаска дип, шапырына?
— Музыкаль белеме бар, әмма тамашачысы булмаган җырчылар гына шулай шапырына. Моңлы булырга өйрәнеп булмый. Моң Аллаһ Тәгаләдән бирелә.
— Шулай да тавыш өстендә эшләргә кирәктер бит?
— Әлбәттә. Җырчы һәрчак формада булырга, үз өстендә эшләргә тиеш. Мин вокалга Миңгол абый Галиевка ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2220 | Дата: 03 Фев 2010 | Рейтинг: 2.5/2 | Комментарии (0)
« 1 2 3 4 5 »