Главная » Архив материалов
Билайн«Билайн» преподнес Республике Татарстан подарок - новый социальный проект «Комплексное обслуживание абонентов на татарском языке». Отныне «Билайн» в Татарстане говорит с абонентами на двух языках – русском и татарском!

Теперь, позвонив по номеру 0611, вы сможете получить информацию, как на русском языке, так и на татарском. В сентябре начнет работать региональный раздел сайта на татарском языке.

Информация будет обновляться постоянно, чтобы все абоненты «Билайн» смогли узнавать о новых предложениях оператора своевременно, в полном объеме и на двух государственных языках Республики Татарстан.

«Проект обслуживания абонентов на татарском языке важен для нас – так же, как важен каждый абонент. И если нашему клиенту удобнее говорить по-татарски, мы предоставим ему такую возможность», - отметил Андрей Юдов, Директор объединенного Казанского филиала ОАО «ВымпелКом».
Категория: Новости | Просмотров: 1686 | Дата: 09 Сен 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)
Айгөл Бариеваны тамашачы йомшак тавышлы, сөйкемле йөзле булуы өчен һәм дә мәшһүр артистыбыз Шамил Бариевның уңган кызы буларак та үз итә. Дөньядан иртә китеп барган әтисенең дәвамы буларак, Айгөлнең иҗатын кызыксынып күзәтәләр.

Ә мин Айгөлне нигәдер әкиятләрдәге гүзәл, нәфис тавышлы феяларга охшатам. Кешенең эчке матурлыгы күзләрендә, йөзләрендә күренә диюләре шушы очрактыр, мөгаен. Җырчы белән әңгәмәбез барышында бу хакта Айгөлнең үзенә дә әйттем. Тик тора белмәгән "Матур Нечкәбил”нең чын күңелдән черкелдәп көлеп: "Фея булсам, бик күп эшләр эшләр идем мин”, – дип җавап кайтарды. Эшләгән эшләре болай да аз түгел инде. Артист, хатын-кыз, ана һәм шәхес буларак камиллеккә ирешү юлында канатланып эшли. Җырчы белән әңгәмә вакытында аның иҗатына да, гаиләсенә дә кагылдык. Бөтен серләрен сөйләп бетермәсә дә, Айгөлнең үз авызыннан гүзәллек һәм бәхет серен ишетү укучыларыбызга кызыклы булыр дип уйлыйм.

Мин көтәрмен...
"Эшлибез, чабабыз, һаман иҗатта. Рамазан аенда ураза тотам, Аллага шөкер. Яңа сезон өчен яңа җырлар әзерлибез. Яңа диск чыгарга тиеш. Кыш айларында булачак чираттагы сольный концертны әзерлибез. Яңа альбомда гел яңа җырлар гына булачак. Беркая да ишетелмәгән яңа җырларым күп язылды. Альбом "Мин көтәрмен” дип атала. Анда шул исемдәге яңа җыр да кергән. Бәлки, концерт программасына да шундый исемне бирербез. "Мин көтәрмен” дигән фраза безнең тормышка бик туры килә. Барыбы ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2136 | Дата: 02 Сен 2010 | Рейтинг: 5.0/5 | Комментарии (0)
ТР Министрлар Кабинетында Татарстан азык-төлек базарындагы вәзгыятькә багышланган брифингта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге халыкны авыл хуҗалыгы продукциясен алыпсатарларга каршы көрәшергә чакырды.
Министрлык вәкилләренең сүзләренә караганда, бу көннәрдә Казан базарларында ярминкәләргә китерелгән азык-төлек продукциясен түбән бәядән алып, күбрәк бәягә сатучылар еш күренә башлады. Мәсәлән, узган атнаның шимбәсендә бу хәл Чехов базарында күзәтелгән. "Татарстан кулланучылар берлеге”нә дә күпләп сатып алырга теләүчеләр мөрәҗәгать иткән булган.
Республика районнарында җитештерүчеләр, Казан базарлары директорлары авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатучыларга кыйбатрак бәягә сатарга тыю кирәклеге турында хәбәрдар. Кайбер азык-төлек продукциясенә билгеле бер бәяләр билгеләп куелган. Мәсәлән, карабодайның 1 килограммы базарда – 35 сум, бәрәңге – 17, суган – 12, шикәр – 31, сөтнең бер литры 15 сумга сатылырга тиеш.
Категория: Новости | Просмотров: 1500 | Дата: 02 Сен 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Россиядә яңа елдан башлап төнге сәгать уникедән иртәнге сигезгә кадәр алкогольле эчемлекләр (5 градустан югарырак булган сыраны да кертеп) сатуны тыячаклар. Законга моңа бәйле өстәмәләр тиздән Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк. Тыюлар, җәмәгатьчелек туклануы пунктарыннан кала, бөтен җирдә гамәлдә булачак. Моңа охшаш тыюларны Мәскәү хакимияте 1 сентябрьдән кертте инде.
Категория: Новости | Просмотров: 1263 | Дата: 02 Сен 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Концертка йөрүчеләрнең гел күз алдында торса да, газета укучылар Асылъярны бермәлне югалтты сыман. Әңгәмәләр дә, яңалыклар да язылмады яраткан җырчылары турында. Ә бу вакытны Асылъяр һәрвакыттагыча иҗатта яшәгән – быел үзенең чираттагы җырлар җыентыгын чыгарачак. Асылъяр исеме тирәсендәге шау-шулар бераз тынып торган чак булса да, бу җырчының тормышы һаман да кызыксындыра безне.

— Нинди яңалыкларың бар, Алсу? Күптәннән синең турында ишетелгәне юк.
— Миңа калса, ул шулай булырга тиеш. Су өсте дә менә шулай гел тигез генә, тын гына булып тормый. Шуның кебек, һәр артист өчен дә бу табигый күренеш дип уйлыйм. Үз эшемне ничек эшләдем, һаман да шулай эшләп киләм. Яңа программа әзерлибез, җырлар яздырабыз, гастрольләр тукталганы юк. Барысы да үз җае белән бара. Минем турында язулары-язмаулары минем эшчәнлегемә берничек тә бәйле түгел.
— Яңа альбомың турында тәфсилләп сөйлә әле? Монысы ничәнчесе?
— Дүртенчесе. Яңа җыентыкка 14 җыр керәчәк. "Ак каеннар”, "Кар бөртекләре”, "Буран туе”, "Сине югалтудан куркам мин” һәм шулай ук ремикс та булачак. Ә нинди җырга ремикс булачак, анысы инде яшьләр өчен сюрприз булсын. Альбомдагы һәрбер җыр үзенчәлекле. Кайбер җырлар берничә ел яздырылмый йөриләр, аларны барып яздырырга мөмкин булса да яздырмыйм. Нишләптер алар өлгерү стадиясендә йөргән кебек. Шундыйларның берсе "Буран туе” булды. Мин ул җырны күптәннән беләм — 10 нчы сыйныфта укыганнан бир ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2207 | Дата: 31 Авг 2010 | Рейтинг: 4.3/3 | Комментарии (0)
Корылык илгә 32,7 миллиард сум зыян китергән. Әлеге санны Россия авыл хуҗалыгы белгечләре исәпләп чыгарган. Хөкүмәт әлеге югалтуларны капларга җыена. РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков әйтүенчә, аномаль климат шартларында 11 миллион гектар чәчү җирләре юкка чыккан. Бөтен чәчү мәйданының 26 проценты дигән сүз. Иң аз дигәндә, ил буйлап 60 миллион тонна ашлык җыеп алыначак. Шулай да Себер кырларына әле өмет бар, җыенысы 65-67 миллион тонна булыр дигән фараз да яшәп килә. Әгәр корылык булмаса, уңышның күләме 90 миллион тоннадан артырга тиеш булган.
Категория: Новости | Просмотров: 1318 | Дата: 31 Авг 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
ИльвинаДевушка с красивым и сильным необычным голосом давно завоевала сердца многих поклонников татарской музыки. На эстраде молодая певица Ильвина занимает особое место – она поет в джазовом стиле. Такого направления в популярной татарской музыке еще не было. Обладательница золотой статуэтки «Алтын Барс», лидер хит – парада «Каеф ничек?», участница конкурса «Татар жыры», молодая и талантливая певица, будущий дизайнер отвечала на наши вопросы.

- Ильвина, расскажите немного о себе, о своей семье и своем детстве.

- Родилась и училась в Казани. Я – единственный ребенок в семье милиционера и педагога. Но, несмотря на то, что я одна в семье, родители меня не баловали, я всего добивалась сама. С раннего детства увлекалась музыкой, занимаюсь вокалом с трех лет. Первым моим педагогом была Гузель Маликова. Тогда я пела в хоре, но по характеру я – лидер, поэтому хотела самостоятельности и индивидуальности, хотелось выделяться! Голос у меня джазовый, и было очень сложно найти педагога по джазовому вокалу. К счастью, мы нашли педагога из Ульяновска, Елисееву Анжелику Викторовну. Потом пять лет занималась в эстрадно-джазовой студии.
Всегда хотела петь на татарском, но педагогам по вокалу было сложно…
З ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2332 | Дата: 31 Авг 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (1)
Дилэ НигматуллинаОбщаясь с Дилей невозможно не отметить какой легкий и приятный в общении она человек, с её появлением все окружающее пространство наполняется светом. Неудивительно, что публика её так любит, более открытой и притягательной улыбки вы нигде не встретите.

Д. Н. « -Ой, простите, припозднилась, - извиняется звезда, трогательно грея руки о чашку чая, - я только что с примерки, обожаю новые костюмы, знаете у меня скоро концерт, очередное выступление татарских звезд, сначала думала не буду ничего придумывать, а потом поняла, все-таки для зрителя работаю. Ведь всегда есть в зале люди, которые пришли посмотреть именно на тебя, поэтому их всегда стоит радовать неповторимым образом, костюмом».

- Руку к своим костюмам прикладываете?

Д.Н. « - Не просто прикладываю руку, я в них душу вкладываю, настолько мне нравится этот процесс, в детстве я даже хотела стать модельером. Со всеми кутюрье, с которыми я работала, мы придумывали наряды в тандеме. Я вообще обожаю творчество, и это касается не только музыки, но и оригинальных идей и постановок.
Вот мы работаем с братом (Булат Нигматуллин – извест. татарский певец) в ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1887 | Дата: 27 Авг 2010 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)
Нур Алиев татарның беренче фикерле интернет радиосын ачарга уйлап йөри. "Qazan” веб-радиостанциясе сентябрь аенда эшли башлар дип көтелә. Яңа радио нинди булачак һәм кемнәр өчен - әңгәмәбез шул хакта.

— Радио ачарга җыенасыз дип ишеткән идем?
— Әйе, сез хаклы, әмма әле радио ачылып җитмәде. Музыкаль трансляцияләр сентябрь аенда башланыр дип көтәбез. 2003 нче елда "Курай” радиосыннан киткәннән соң, миндә радио эшен дәвам итү теләге югалмады. Тик теләк булса да, моңа кадәр андый мөмкинлекләр булмады.
"Курай”дан китү кинәттән булды. 2-3 көн эчендә барган вакыйгалардан соң, анда калып эшләүнең мәгънәсен күрми идем. Ул вакытта радиода үзгәрешләр чоры башланган иде. Радио күңел ачу радиосыннан мәгълүмати радиога — бераз акыллы радиога әверелергә тиеш иде. Шул чорда бик күп тапшырулар барлыкка килде. Казан радиостанцияләреннән беренчеләрдән булып без иртәнге шоу ачып җибәрдек. Эфир кызыклы уеннар белән баетылды. Ул вакытта иртәнге эфирны телеканалларга альтернатива булырлык итеп оештырдык. Иртән халык телевизорны карамый, ә тыңлый бит. Ул чакта файдалы мәгълүматлар тапшыру, кызыклы мини-әңгәмәләр уздыру иде теләгебез. Күңелем белән радионың үзгәреп беткән формасын күрә идем инде. УКВ форматында эшләп тә, FМ ешлыгында эшләүче радиоларга конкурент була алырга тиеш идек.
Ләкин ул эш эшләнеп бетмәде. Шуңадыр да минем күңелдә канәгатьсезлек хисе калды. Күздә тотылган планнар тормышка ашы ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1873 | Дата: 19 Авг 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Иске машиналарны утильләштерү өчен дәүләт түләүләрен хәзер физик затлар гына алачак. Әлегә кадәр төрле оешмалар һәм фирмалар, иске машиналарын шәхси машина итеп күрсәтеп, дәүләт программасы ярдәмендә котылып, акчасын алып килгәннәр иде. Хәзер бу мөмкинлек юк. Ә программаны гамәлгә ашыру вакыты исә озайтыла. Башта 2010 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән программа озаграк эшләячәк. 1 ноябрьгә кадәр җитәрлек дип күзалланган 10,5 миллиард сум, ягъни 200 мең сертификат июль аенда ук беткән. Нәтиҗәсе уңай булмаса, мөгаен, җитәкчеләр бу юлга бармас иде. Иске машинаны яңа машина алыр өчен 50 мең сумга алыштыру мөмкинлеге ярдәмендә бик күпләр яңа машиналы булдылар. Россиянең автомобиль сәнәгатендә хәлләр җайга салынган. Путин утильләштерү программасы бюджетына тагын 10 миллиард сум акча бүлү турындагы карарга кул куйды. Шулай итеп, эшнең икенче этабында тагын 200 мең машинаны утильләштерү каралган. Шуңа күрә машинасын утильгә тапшыра алмыйча калган шоферлар борчылмасын. Яңа машина алуны планлаштыру өчен вакыт та, сертификатлар да җитәрлек.
Категория: Новости | Просмотров: 1306 | Дата: 19 Авг 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
« 1 2 ... 8 9 10 11 12 ... 24 25 »