Главная » Спорт
Ниһаять! "Ак Барс” хоккейчылары тырышты, көрәште, түзде... әмма барыбер башкорт көндәшләреннән өстен чыга алды. Моның өчен Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренә алты уен үткәрергә туры килде.
Казанлылар беренче өч уенны җиңгәннән соң, Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә һәр киләсе очрашу соңгысы була ала иде. Шимбә көнне "Татнефть-арена”да узган каршылыкта бер генә Казан җанатары да җиңүче билгеләүнең Уфа аренасына күчүен теләмәгәндер, мөгаен. Ләкин "Салават Юлаев”ның серияне җиңел генә бирмәячәге хоккей сөючеләргә көн кебек ачык. Өстәвенә, статистикага мөрәҗәгать итсәк, Уфа командасы һәр уенда Петри Веханен капкасына безнекеләргә караганда күбрәк бәргән булып чыга. Димәк, "Ак Барс” көндәшләрен тизлек буенча да, капкага бәрү буенча да түгел, ә нәкъ менә тактик яктан җиңелергә мәҗбүр иткән.
Уенның үзенә килгәндә, боз сараендагы мохитне сүз белән генә аңлатып булмый иде. Бер якта – моңсу, ләкин өметләре өзелмәгән Уфа җанатарлары, икенче якта – һәр һөҗүмне көчле алкышлар белән озатучы казанлылар. Нәкъ менә соңгылары беренче булып "Ак Барс” составындагы үзгәрешләргә игътибар итте. Чөнки бозга баш тренер плей-офф уеннарында уйнамаган яшь Кирилл Петров һәм ике ай дәваланган Янне Песоненны чыгарган иде. Монда да Билалетдиновның зур стратег булуын әйтеп узмыйча булмый. Хоккейчыларның һәр адымына кадәр үзлегеннән өйрәнеп беткән "Салават” тренерларының тактикасына каршы бу и ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1406 | Дата: 14 Апр 2010 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (1)
РФ Президенты Д. Медведев Сочида Президент каршындагы физик культура һәм спортны үстерү Советының утырышын үткәрде. Анда Россия җыелмасының Ванкувер олимпиадасындагы чыгышының нәтиҗәләре һәм 2014 елда Сочида үтәчәк Уеннарга әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ил президенты, олимпиада нәтиҗәләренә анализ биреп, төрле рангтагы спорт түрәләрен кызган табага бастырды һәм Ванкуверда илебезнең гомумкоманда ярышларында 11 нче урынны гына яулавы хурлыкка тиң дип билгеләп үтте. Җиңелүнең төп сәбәпләреннән берсе — соңгы елларда дөньякүләм ярышларда безнең ил спортчыларының һәрдаим йомшаграк чыгыш ясаулары, әзерлек процессларына азрак игътибар бирелү дип саный ул. "Проблема бүген ресурслар җитенкерәмәүдә генә түгел, аларны нәтиҗәле куллана белмәүдә”, — дип саный Д. Медведев. Олимпиадага әзерләнгәндә, дөньяның иң алдынгы тәҗрибәләрен куллану мөһим. Ил башлыгы шулай ук спорт инвентарьләрен җитештерүне дә җайга салырга вакыт дип исәпли.
Кайбер кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә башлаган инде. Россия олимпия комитеты президенты, спорт министрлыгының берничә түрәсе урыннарын бушатты. Ул гына да түгел, президент РФ Хисап палатасына спортка бүлеп бирелгән акчаларның ничек тотылуын тикшерергә кушкан. Ә бу исә яңа отставкалар белән яный.
Категория: Спорт | Просмотров: 1304 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Үткән атнада Россиядә футбол буенча чираттагы чемпионат башланды. Кагыйдә буларак, ул быел да Супер кубок өчен матч белән ачылды. Быел да кубок өчен Казан "Рубин”ы белән Мәскәү "ЦСКА”сы көч сынашты. Былтыр кубокны мәскәүлеләр откан булса, ике тапкыр рәттән Россия чемпионы булып калган якташларыбыз быел былтыргы оттыруның "үчен кайтарды”. Исәп 1:0 исәбенә казанлылыр файдасына төгәлләнде. "Рубин” үз тарихында беренче тапкыр Супер кубок иясе булды һәм республиканың кубоклар коллекциясенә тагын бер дәрәҗәле бүләк өстәде. Бүген командабызның бөтен игътибары Европа лигасында. Иртәгә ул Германиянең "Вольсбург” командасы белән очраша. Уңышлар сиңа, "Рубин”!
Категория: Спорт | Просмотров: 1182 | Дата: 10 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (2)
Ванкувердагы олимпия уеннары Россия өчен тулы җиңелү белән тәмамланды. Гомуми нәтиҗәләр буенча 11 урынны алу, СССР һәм Россия спорты тарихында бу беренче тапкыр иң уңышсыз олимпиадаларның берсе булды. Уеннар башланыр алдыннан, илнең төрле рангтагы спорт түрәләре уенчыларыбызның уңышлы чыгыш ясаячаклары турында сөйләнделәр, хәтта ки яулап алыначак медальләрнең төгәл санын да фаразларга тырыштылар. Инде менә уеннар тәмам. Россия Ванкувердан зур җиңелү ачысын татып кайта. Команда зачетында барлыгы 3 кенә алтын медаль. Спорт державасы саналган ил, хәтта фаворит саналган уен төрләрендә дә (хоккей, фигуралы шуу, чаңгы) җиңелүгә дучар булды. Без дөньякүләм спортта үз позицияләребезне бирә барабыз. Россиянең уеннарда уңышсыз чыгыш ясавы ил президенты Д. Медведевның да күңеленә тиз тиде, күрәсең, аның реакциясе озак көттермәде. Ул олимпиада өчен җаваплы түрәләргә үз теләкләре буенча постларыннан китәргә тәкъдим ясады. "Китмиләр икән, без аларга моны эшләргә булышырбыз”, — дип сүзен бик кыска тотты ул. Бу сүзләр Россия Олимпия комитеты җитәкчесе Л.Тягачевка һәм Спорт министры В.Муткога төбәп әйтелгәнен күпләр аңлады. Түрәләр нишләр, "егетлек” кылырлармы, җаваплылыкны үз өсләренә алырлармы?

Җимерелгән хыяллар…
Быелгы Олимпиада Россия өчен иң уңышсызы булды. Тарихта безнекеләрнең болай начар чыгыш ясаганнары юк иде әле. Спорт белгечләре Россия хоккей җыелмасына зур өметләр баглаган иде бит. Кү ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1303 | Дата: 03 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
   Ниһаять Канаданың Ванкувер шәһәрендә Олимпия уты кабызылды. Шул ук дөнья чемпионатлары, Европа беренчелекләре белән чагыштырганда, Олимпиаданы ачу тантанасы шоу, романтика, могҗизалык белән сугарылган. Юкка гына бу вакыйгага аерым бер көн һәм аерым зур игътибар бирелмәгәндер. Элек тә Олимпия уеннары вакытында сугышлар туктатылган, илләр арасында сәяси каршылыклар бер читкәрәк куелган. Ванкувер Уеннарын ачу тантанасы үзенең оештырылуы, эффектлары, тарихи вакыйгаларны бүгенге күзлектән күрсәтү ягыннан алдагы бәйгеләрдән бер башка өстен чыкты дип әйтү дә арттыру булмас.
    Русия тамашачысы өчен әлеге Олимпиада ярышлары уңайсызлыклар тудырачак. Ни өчен дигәндә, Ванкувер вакыты Мәскәү вакытыннан унбер сәгаткә калыша! Әйтик, аларда кичке уеннар барган вакытта безнең халык җиденче төшен күреп йоклап ятачак. Ачылу тантанасының да безнеңчә иртәнге биштә башлануына игтибар иткәнсездер. Хәер, җаны-тәне белән кызыксынган җанатарлар өчен төнлә йокламау яки иртәрәк тору кебек күренешләр артык мәшәкать тудырмас дип уйлыйм. Чөнки безнең җыелма команданың хоккей мәйданнарында көрәшүе, өметле биатлончыларның чыгыш ясавы, хатын-кызлар өчен фигуралы шуу кебек нәфис спорт төрләре берсен дә битараф калдырырга тиеш түгел.
Бәйгенең ачылу тантанасына әйләнеп кайтсак, безнекеләр алфавит буенча Олимпия парадының уртасында халык алдында горур атлап чыкты. Русия байрагын "Ак барс” һәм ил җыелма командасы капит ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1498 | Дата: 17 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
14 февральдә Россиядә "Россия чаңгы юллары” көне үтте. Башкалабыз Казанда бу көнне 5 меңнән артык кеше чаңгы юлына басты.
Кем белә, Ванкувер олимпиадасын оештыручылар Казанда үткән бу чараны күрсәләр, көнләшеп үләрләр иде. Беренчедән оештыру процессы гаҗәпкә калдырды, Матур кышкы көн, салмак кына кар явып маташа, һәркайда белен-коймак пешә, кемгә шашлык кирәк — рәхим итегез, Изге Вәли көне, шуның өстенә бушка спорт баш киемнәре өләшәләр. Бәйрәм өчен тагын нәрсә кирәк? Ә чаңгыда кемнәр генә юк? Әнә икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, Элемтә министры Фәрит Фазылҗанов. Һәм тагын әллә никадәр түрәләр, җитәкчеләр, санап бетереп кенә өлгер. Спортчылар бу көнне символик дистанцияне — 2013 км араны чаңгыда йөгерде. Бу аңлашыла да булса кирәк, тиздән башкалабыз дөньякүләм вакыйганы, Бөтендөнья студентлар универсиадасын кабул итәргә җыена, бүген безнең спортка бәйле барлык эшләребез һәм чараларыбыз да нәкъ менә шушы вакыйгага бәйле булуы гаҗәп түгел.

Категория: Спорт | Просмотров: 1363 | Дата: 17 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Чангы 2010      14 февраля 2010 года Министерство спорта, туризма и молодежной политики Российской Федерации, ФГУ «Управление спортивных мероприятий», Федерация лыжных гонок России проводят XXVIII открытую Всероссийскую массовую лыжную гонку "Лыжня России - 2010"

     «Лыжня России» на протяжении десятилетий объединяет поклонников одного из самых популярных и массовых видов спорта. У этого яркого, масштабного зимнего праздника славная история, которую украшают легендарные имена и достижения лыжников разных поколений. С каждым годом Лыжня России становиться все более значительным событием в спортивной жизни всей страны.

     «Лыжня России» проводится ежегодно с 1982 года и всегда является большим зимним праздником. Количество ее участников увеличивается из года в год. В прошлом году 69 регионов Российской Федерации, от Республики Алтай до Ямало-Ненецкого автономного округа заявили о своей готовности принять участие в этом грандиозном спортивном празднике. Все больше простых любителей активного отдыха выходят на старт самой массовой лыжной гонки России. ... Читать дальше »

Категория: Спорт | Просмотров: 1183 | Дата: 13 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Дүрт елга бер килүче Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасына санаулы көннәр калып бара. Быел ул Канаданың Ванкувер шәһәрендә узачак. Спортчылар әлеге ярышка әзерлекне инде күптәннән башлаган булса, тамашачылар телевизор экраннарын 12 февральдән штурмлый башлар дип көтелә. Олимпиаданы бары тик ниндидер бәйге дип кабул итәргә ярамый, бу чын мәгънәсендә бәйрәм, зур тамашаны хәтерләтә торган күренеш.

Безнекеләр
Ванкуверга юл тоткан спортчылар арасында Русия җыелмасы составында биш татарстанлы да бар. Дүртесе "Ак барс” хоккейчысы икәнен исәпкә алганда, бу сан әллә ни зур булып тоелмаска да мөмкин. Ләкин, игътибар иткәнсездер, соңгы өч кышкы Олимпиадага бездән берәү дә бармаган. Шуңа күрә хоккейчылар Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм чаңгычы Нияз Нәбиев бу статистиканы берникадәр яхшыртырга тиеш. Тагын бер "барс” Алексей Терещенко исә запас спортчылар исемлегенә кертелгән. Бу очракта сорау туа: ни өчен соңгы елларда спорт өлкәсендә әйдәп баручы Татарстан Олимпия уеннарына җитди көндәшлек күрсәтә алырдай спортчы әзерләп чыгара алмаган? Сәбәпләр төрле. Беренчедән, бездә команда спорт төрләренә зур игътибар бирелә, шул исәптән акча да күбрәк шул тирәдә әйләнгәнен яхшы беләбез. Индивидуаль, шәхси төрләр икенче планда тора. Республикада мондый спортчыларны җитди әзерләү энтузиастлар кулыннан гына килә. Шул уңайдан теге яки бу спорт төрен үстерүгә акча ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1457 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Ел саен Мәскәүдә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) һәм Балтия илләренең футбол буенча үз илләренең чемпионнары катнашында "Бердәмлек кубогы”на көч сынаша. Әлеге бәйгедә инде икенче ел рәттән Россия данын безнең "Рубин” яклады. Узган елны Татарстан командасының уңышсыз чыгыш ясавыннан соң, безнекеләрне мәскәүлеләр бик каты тәнкыйтьләгән иде. Безнекеләрнең ярым резерв состав белән кырга чыгуы, кайберәүләрдә зур канәгатьсезлек тудырды. Быел исә Корбан Бердыев әлеге сүзләргә бөтенләй колак салмаска булды. Башта хәтта анда катнашудан баш тарту турында да белдергән иде ул. Чөнки Россия чемпионы Европа лигасында чыгыш ясаячак, февральдә безнекеләрне Израильнең "Хапоэль” командасы белән җитди очрашулар көтә. Шулай да соңыннан резерв составны җибәрде. Бәхеткә, "Рубин”ның яшь уенчылары йөзгә кызыллык китермәде. Алар турнирның финалына җитеп, анда барлык көндәшләрен оттылар. Финал уенында "Рубин”га Казахстан чемпионы "Актобе” командасы каршы торды. Матчның язмышы очрашуның инде беренче яртысында ук хәл ителде. Казан командасы уңышка 4 нче минутта ук ирешә. Тупны безнең Портнягин кертә. Шулай да кунаклар исәпне тигезли. Тик әллә ни озакка түгел, командалар тәнәфескә Жестоков белән Яркин керткән туплардан соң, 3:1 исәбе белән китә. Алга таба уен рухы әллә ни үзгәрми. Россия чемпионнары кунакларны тәмам тар-мар итә. Исәп казанлылар файдасына 5:2. Безкеләрдән тагын ике тупн ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1369 | Дата: 30 Янв 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Гыйнвар башларында Латин Америкасы илләре буйлап башланган "Дакар-2010” раллие быел тагын бер кат безнең КамАЗларны дөньяга танытты. Ике атна буе барган бу бәйгедә В.Чагин автомобиле йөк машиналары арасында беренче урынны яулады. Аның командадашы Фирдәвес Кәбиров экипажы икенче урында. "Техник экипаж” ролен башкарган И.Мәрдиев экипажы да сынатмады, 5 нче урынны яулады. Ярышлар тагын бер кат КамАЗ автомобильләренә дөньяда тиңнәр юк икәнен исбатлады.
Категория: Спорт | Просмотров: 1205 | Дата: 22 Янв 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (2)
« 1 2 3 »