Главная » Архив материалов
"Кайтабыз да китәбез шул”, "Ходай үзе сакласын”, "Туганлыкның көче” кебек халыкчан җырлары белән тамашачы күңелен яулаган яшь җырчы Гөлназ Сираева Казанда тәүге концертын куя. 7 апрельдә ул тамашачыларын УНИКС концертлар залында көтеп кала.
– Гөлназ, зур сәхнәгә чыкканыңа әле ике-өч ел гына. Казандагы сольный концертыңа нинди әзерлек белән киләсең?
– Казанда беренчесе булса да, Чаллыда минем өченче сольнигым үтте инде. Концерт 23 март көнне аншлаг белән узды. Бик канәгать калдым. Чаллы Татарстанда зурлыгы ягыннан икенче шәһәр булганга күрә, ул концертларымны бәләкәй концерт дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясар өчен, азмы-күпме тәҗрибә туплап киләм. Казанга тәҗрибәсез килү бик куркыныч булыр иде. Барыбер Казандагы концерттан бераз шүрләп торам әле.
– Концерт нинди темага багышлана?
– Минем тормышымдагы кызыклы вакыйгаларга корылган сценарий нигезендә оештырылды. Күпмедер дәрәҗәдә автобиографик дисәм дә була. Минем белән булган кызыклы хәлләр, үзенчәлекле гадәтләрем, яраткан шөгыльләрем – минем иҗатым белән кызыксынучыларга минем хакта мәгълүмат күп булачак.
– Кызыклы вакыйгаларның кайберләрен атап кит инде?
– Әйтик, беренче тапкыр гашыйк булган мизгел, ирем белән танышу, беренче тапкыр рульгә утыру. Ачып бетермим. Менә шул вакыйгалар эчтәлегенә туры килердәй җырлар белән үрелеп барачак. Гадәти булмаган һәм кызыклы итеп эшлисе килде.
– Нинди ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1735 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
1 апрель – Көлке көне календарьда да, истәлекле даталар, халыкара бәйрәмнәрдә дә исәпкә алынмаган. Әмма аны бөтен дөньяда диярлек, аерым алганда, Россия, Германия, Англия, Франция, АКШ һәм хәтта шәрыкъ илләрендә дә билгеләп үтәләр. Кемдер аны көлке көне дип, кемдер юләрләр, ә кемдер алдау көне дип атый...
Бүгенге көндә елмаю-көлү ничектер икенче планга калып бара кебек. Инде чын күңелдән рәхәтләнеп, дөньясын онытып көлгән кешене очратуы да кыен. Көн саен ишетелеп торган фаҗигаләр, шартлаулар, террор актлары иркенләп көлергә, шаярырга да ирек бирми, кыенсынабызмы шунда. Хәтта урамда, транспортта үзалдына елмаеп барган кешене очратсак, бу әллә әзрәк җиңелрәк микән дигән уйлар да кергәли башка. Җимерелгән чырай, салкын кырыс йөзләргә шулкадәр күнегелгән. Җитмәсә, соңгы елларда үсеш алган билдән түбән тозсыз, сыйфатсыз юмор... Барысы да ачуны гына чыгара.
Әмма ни генә дисәң дә, уен-көлкедән башка яшәве мөмкин түгел. Елмаеп-көлеп яшәүнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, гомерне озынайтуын барыбыз да беләбез инде. Бу галимнәр тарафыннан ачыкланган факт. Моннан тыш та ул бик күп сәләтләргә ия икән әле.

Кем икәнен беләсең килсә, көлүенә
игътибар ит!

"Әгәр кешенең җанын, эчке дөньясын беләсең килсә, аның сөйләменә яисә дәшми торуына, елавына яки тынычсыз чагына карама, ә аның ничек көлүенә төшен. Яхшы көлүче кеше – үзе дә яхшы кеше.”
Ф.М. Достоевский

Уен-көлк ... Читать дальше »
Категория: Праздники | Просмотров: 2117 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 3.0/1 | Комментарии (1)
29 март иртәсе һәм яңа атна башы Россия өчен фаҗига белән башланды. Иртәнге якта бер сәгать аралыгында Мәскәү метросын ике шартлау тетрәтте. Иртәнге 8 тулганда башта метроның "Лубянка” станциясендә, ә аннары "Ял паркы-радиаль» станциясендәге көчле шартлаулар корбаннар алып килде. Шартлау нәтиҗәсендә беренче станциядә 23 кешенең гомере өзелде, 18 кеше яраланды, ә икенче станциядә исә 12 кеше һәлак булды, 15е яраланды. Шартлаулар террористик актлар нәтиҗәсендә булды дип хәбәр итәләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Фаҗига булган урыннарда тикшерүчеләр эшли, тиз арада коткару хезмәте, ашыгыч ярдәм килеп җитә. Беренче тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, террорлык актын шәһидәләр эшләгән. Видеокамералардан алынган язмалар моның шулай икәнен раслый. Фаҗига булган урыннан террорчыларның гәүдә калдыклары җыеп алынган һәм ДНК экспертизасы үткәрү өчен җибәрелгән. Бу аларның шәхесләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Бүген инде фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклау башланды. Шуларның берсе — соңгы вакытта юк ителгән берничә террористик оешма җитәкчеләре өчен үч ала башлау.

Категория: Общество | Просмотров: 1645 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)
Моннан бер ел элек башкалабыз Казанда хип-хоп, айренби юнәлешендә җырлаучы «Libertas» төркеме барлыкка килде. Бу төркем «Diskoteka FORUM»га (ул вакытта «Татарлар» дискотекасына) тәүге адымнарын атлады. Бер ел эчендә «Libertas» төркеме яшьләр арасында шактый популярлык казанды, хәзер аларны Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр. Шушы көннәрдә «Libertas» төркеме оешуга 1 ел тулачак. Бу уңайдан яшьләр белән әңгәмә кордык.

Төркемдә Саба районында туып-үсеп, Казанның югары уку йортларында белем алучы 2 егет һәм 1 кыз җырлый. Илназ Казан дәүләт технология университетының 3нче курсында, Фәнир Казан дәүләт технология университетының 1нче курсында, Дилбәр исә Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында 2нче курста укый. Тиздән төркемгә тагын бер егет кушылачак. Ул да шулай ук Сабадан икән

Нигә төркемегезне ишәйтергә булдыгыз?

Дилбәр: Илнар бик талантлы егет, аның белән бергә тагын да зур уңышларга, югары үрләргә ирешербез дип уйлыйбыз.

«Libertas» дигән сүз нәрсәне аңлата? Нигә төркемегезгә шундый исем бирдегез?

Фәнир: Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «libertas» сүзе «азатлык», «азатлыкка омтылу» дигәнне аңлата.

Кемнең идеясы белән барлыкка килде бу төркем?

... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1625 | Дата: 28 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (1)
Күпләр аның турында ишетмәгән дә, күрмәгән дә, ә шулай да аның хезмәтен уңай бәяли. Чөнки ул сайлап алган җырлар бүген хит-парадларда яңгырый, аның канаты астында эшләүче җырчыларны беләләр һәм яраталар. Татар эстрадасының үз йөзен булдыруда турыдан-туры катнашкан продюсер Гөлнара Абаева турында сүзебез. Раяз Фасыйхов, Эльвира Хамматова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Салават Миңнеханов, Ильвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Мөнир Рахмаев, бу исемлектә тагын дистәләгән татар эстрадасы "йолдызлары” – барысының да иҗатына Гөлнара аша нигез салына. Җыр сәнгатен сөючеләр һәм сүгүчеләр, бу әңгәмә Сезнең өчен.
— Гөлнара, Сезнең турында матбугатта мәгълүмат юк диярлек. Шуңа да үзегез турында сөйләп китегез әле. Продюсерлыкка кадәр нәрсә белән шөгыльләндегез?
— Аңа кадәр Арча педагогик көллиятендә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алдым. Беренчесендә музыка укытучысы, икенчесендә хор коллективының җитәкчесе белгечлеген үзләштердем.
Студент елларында ук Казан мәктәбендә 3 ел музыка түгәрәген җитәкләдем. Университетны тәмамлагач та, ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегенә эшкә урнаштым. Республикакүләм чаралар оештыруга алындым. "Ел җитәкчесе”, "Яңа ел кичәләре” һәм башка шундый чаралар булды безнең карамакта. Минем вазыйфам: артистлар белән элемтәдә тору иде. Аларны концертларга чакыру, концерт программаларын төзү һ.б. Шуны әйтә алам: ул чакта алган тәҗрибәм бүген дә ярдәм ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1911 | Дата: 19 Мар 2010 | Рейтинг: 1.0/1 | Комментарии (0)
Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында студентларга яки эшсез йөрүчеләргә тиз арада акча эшләү ысуллары турында еш язалар. Журналист промоутер булып эшләгәнен, официант һөнәрен үзләштергәнен һәм башка җирдә акча юнәтеп булуын түкми-чәчми сөйләп бирә. Ләкин безнең халык катлаулы юллар аша йөрергә яратмый. Аңа эш авыр да булмасын, шул ук вакытта акчаны да күп китерә торганы кирәк.
Өйдәге яки офистагы компьютерларга интернет үтеп керү белән, Русиядә глобаль челтәр бизнесы активлашып китте. Моның белән аеруча яшьләр актив рәвештә шөгыльләнә. Рәсми газета-журналларда теге яки бу Америка студентының, гади бер сайт ачып җибәрү ярдәмендә, миллионер дәрәҗәсенә күтәрелүе турында ишеткәнегез бардыр. Безнекеләр, америкалылардан кайсы җиребез белән ким дигәндәй, шулай ук интернет ярдәмендә тиз арада гына баеп китү ягын карый. Ләкин Русиядә интернет бизнесмены булу беренче карашка гына җиңел булып тоелырга мөмкин. Чынлыкта исә күп кенә яшь эшмәкәрләрнең хыялы эшли башлау белән үк тәмамланып куюы да бар. Дөрес, бу очракта сүз популярлашып киткән социаль сайтлар турында бармый. Аларның табыш китерү ысуллары бөтенләй башка принципларга нигезләнгән.
Мәсәлән, Андрей исемле егет, стипендиягә генә яшәп булмаганын аңлагач, үз интернет-кибетен ачып җибәрергә дигән карарга килә. Биредә ул башта оригиналь язмалы футболкалар, соңыннан танылган футбол клубларының эмблемасы төшерелгән кием ... Читать дальше »
Категория: Статьи | Просмотров: 1777 | Дата: 19 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (2)
22 нче март көнне Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә бу сезонның соңгы зур тамашасы – «Зур концерт» узачак. Утызга якын җырчы катнашындагы мондый тамашаны бары көз көне генә күреп булачак, ди оештыручылар. Аның каравы, бу концертта чыгыш ясаячак җырчыларның барысы да концерт бирүдән туктый дигән сүз түгел әле. Кемдер Казан тамашачысын "сольный” концерт белән сөендерәчәк әле, кайберләре Татарстан районнары һәм РФ регионнары татарларын шатландырачак. Шулай да араларында бу сезонны төгәлләүчеләр бар.
2009—2010 концерт сезоны ничек үткән, дәвамы булырмы? Моның турында җырчылар, алып баручылар үзләре сөйли.

Айдар ГАЛИМОВ
"Казанда октябрь ахырында булып киттек. Шуннан бирле гастрольләрдән кайтып кергән юк. Яңа программаны Пермь, Оренбург, Свердловски өлкәләрендә, Башкорстанда күрсәтергә өлгердек. Хәзер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка юл тотабыз. Шулай ук тиздән Удмуртия, Коми Республикасына, Ханты-Манси өлкәләрендәге тамашачыларыбызны барлап кайтырга ниятлибез.
Татарстанга килгәндә, мартта Бөгелмә, Әлмәт кебек шәһәрләрдә сольный концертларым булачак. Ял турында уйлаган да юк.”

Резидә ШӘРӘФИЕВА
«Быел концертлар бик күп булды. Аларның санын да белеп бетермим хәтта. «Татарча солянка» белән районнарда, регионнарда йөрдек. «Мәүлед кичә»ләренә һәм Рамазан бәйрәмнәренә багышланган концертлар уздырыла башлады хәзер, аларда да бик ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2780 | Дата: 10 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Үткән атнада Россиядә футбол буенча чираттагы чемпионат башланды. Кагыйдә буларак, ул быел да Супер кубок өчен матч белән ачылды. Быел да кубок өчен Казан "Рубин”ы белән Мәскәү "ЦСКА”сы көч сынашты. Былтыр кубокны мәскәүлеләр откан булса, ике тапкыр рәттән Россия чемпионы булып калган якташларыбыз быел былтыргы оттыруның "үчен кайтарды”. Исәп 1:0 исәбенә казанлылыр файдасына төгәлләнде. "Рубин” үз тарихында беренче тапкыр Супер кубок иясе булды һәм республиканың кубоклар коллекциясенә тагын бер дәрәҗәле бүләк өстәде. Бүген командабызның бөтен игътибары Европа лигасында. Иртәгә ул Германиянең "Вольсбург” командасы белән очраша. Уңышлар сиңа, "Рубин”!
Категория: Спорт | Просмотров: 1184 | Дата: 10 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (2)
8 марттан Россиядә тәүге тапкыр яңа программа — яше 10 елдан арткан иске машиналарны үтильләштерү эшли башлады. Мондый программаның Россия тарихында беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, иске "тимер атларыннан” котылырга һәм ташламалы бәягә яңа машинага хуҗа булырга теләүчеләрнең саны шактый җыелган инде. Татарстанда гына мондый "пенсия яшенә җиткән” машиналарның саны 194500 икән. Программага старт бирелсә дә, әлегә аның нечкәлекләренә ныклап төшенгән кешеләр бик сирәк. Һәркемне отаммы, әллә оттыраммы дигән сорау борчый. Чөнки иске машинаны үтильгә тапшыру өчен, шактый гына киртәләрне узарга кирәк. Аннары иске машина өчен каралган 50 мең сум кулга бирелми, хуҗа кешегә бары сертификат кына тапшырыла. Ул аны Россиядә җитештерелгән яңа машина алган чакта гына куллана алачак. Программа әле гамәлгә дә кермәгән иде, кайбер аферистлар беркатлы кешеләрнең башын әйләндерә дә башлаган инде. Бездә шулай бит, бер авызың пешмичә, өреп капмыйсың. Шунысы да бар: әлеге программа ноябрь аена кадәр генә гамәлдә булачак.
Категория: Авто | Просмотров: 1268 | Дата: 10 Мар 2010 | Рейтинг: 3.0/1 | Комментарии (0)
Tukmak.ruДрузья!!! Сегодня ресурсу ни много, ни мало 1 год. За этот год мы многого добились. Сейчас Tukmak.ru является почётным обладателем такого ранга как самый большой архив татарской музыки в глобальной сети Интернет. Татарских песен здесь уже более 1600 и еженедельно ресурс пополняется. Отметим также тот приятный факт, что татарские песни в Тукмак.ру можно скачать бесплатно и без регистрации.

Администрация Tukmak.ru не остановилась только на музыке и открыла рубрику, через которую можно скачивать татарские клипы и фильмы. Татарское видео пользуется большим спросом на нашем сайте, ведь оно так же бесплатно и без регистрации.

Создавая на сайте Аудио и Видео разделы было бы несправедливо пропустить раздел Фото. Поэтому мы даем возможность любоваться нашими любимыми артистами в разделе Фото. Здесь пользователи нашего ресурса могут так же загружать свои любимые фотки, как со звездами татарской эстрады, так и личные.

Для общения были открыты Чат, Форум и Стол Заказов, в последнем можно заказывать любимую татарскую музыку. Администрация сайта ведет статистику наиболее востребованных татарских песен и обновляет архив.

Администрация сайта совершает он-лайн трансляцию самых популярных радиостанций Т ... Читать дальше »

Категория: Сайт | Просмотров: 1999 | Дата: 05 Мар 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (3)
« 1 2 ... 14 15 16 17 18 ... 24 25 »