Главная » Архив материалов
Ул теләсә нинди музыканы җырлый ала, җитмәсә, берничә телдә.
Алинә Шәрипҗанова – җыр сәнгате йолдызы. Йолдызы, чөнки ул нинди телдә генә җырламасын, аны беләләр, тыңлыйлар, яраталар. Юкка гына иҗатының беренче чорында ул "йолдыз” тәхәллүсе белән чыгыш ясамаган.
Туган телгә булган мәхәббәте аны татар эстрадасының мөнбәренә менгерде – ул "Татар җыры” фестиваленең икеләтә лауреаты. Шул ук вакытта Алинә, рәхәтләнеп, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкара — JIVE төркеме солисты да әле ул.
Чын сәнгатьнең теле юк, дигәннәре, нәкъ аның сәләте турында.
17 нче апрель көнне Алинә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында "Халыклар музыкасы” фестивалендә катнашачак. Фестивальдә этно, латино, фанк һәм башка төр музыка яңгыраячак. Алинә бу концертта татар җырын башкарыр, гәрчә үзенең рус һәм инглиз телләрендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге булса да. Алинә белән әңгәмәбез дә әнә шуның турында. Ни өчен соң Алинә татар җырын сайлаган?
— Мин, тумышым белән Саратов өлкәсеннән булсам да, татар гаиләсендә тәрбияләндем. Шуңа күрәдер дә әтиемнең, дәү әниемнең миңа йогынтысы тими калмагандыр. (Көлә). Берничә телдә җырлап та, үз туган телемдә җырламау оят тоелды миңа. Һәм мин татар телен ныклап өйрәнергә булдым. Әлбәттә, төп максат татарча җырларга өйрәнү иде.
— Шулай да "татар иленә” — Казанга килгәнче, әле күп юллар үтәргә туры килгән бугай?
— Әйе, дөрес. Саратовта 9 нчы сыйныфны тәмамлагач ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2228 | Дата: 14 Апр 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)
Ниһаять! "Ак Барс” хоккейчылары тырышты, көрәште, түзде... әмма барыбер башкорт көндәшләреннән өстен чыга алды. Моның өчен Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренә алты уен үткәрергә туры килде.
Казанлылар беренче өч уенны җиңгәннән соң, Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә һәр киләсе очрашу соңгысы була ала иде. Шимбә көнне "Татнефть-арена”да узган каршылыкта бер генә Казан җанатары да җиңүче билгеләүнең Уфа аренасына күчүен теләмәгәндер, мөгаен. Ләкин "Салават Юлаев”ның серияне җиңел генә бирмәячәге хоккей сөючеләргә көн кебек ачык. Өстәвенә, статистикага мөрәҗәгать итсәк, Уфа командасы һәр уенда Петри Веханен капкасына безнекеләргә караганда күбрәк бәргән булып чыга. Димәк, "Ак Барс” көндәшләрен тизлек буенча да, капкага бәрү буенча да түгел, ә нәкъ менә тактик яктан җиңелергә мәҗбүр иткән.
Уенның үзенә килгәндә, боз сараендагы мохитне сүз белән генә аңлатып булмый иде. Бер якта – моңсу, ләкин өметләре өзелмәгән Уфа җанатарлары, икенче якта – һәр һөҗүмне көчле алкышлар белән озатучы казанлылар. Нәкъ менә соңгылары беренче булып "Ак Барс” составындагы үзгәрешләргә игътибар итте. Чөнки бозга баш тренер плей-офф уеннарында уйнамаган яшь Кирилл Петров һәм ике ай дәваланган Янне Песоненны чыгарган иде. Монда да Билалетдиновның зур стратег булуын әйтеп узмыйча булмый. Хоккейчыларның һәр адымына кадәр үзлегеннән өйрәнеп беткән "Салават” тренерларының тактикасына каршы бу и ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1410 | Дата: 14 Апр 2010 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (1)
Узып киткән атна ахыры безгә тагын бер һәлакәт алып килде. Шимбә көнне Смоленск янында Польша президенты Лех Качински һәм аның хөкүмәт делегациясе утырган Ту-154 самолеты һәлакәткә очрады. Авиаһәлакәттә самолеттагы 96 кешенең барысы да һәлак булды. Польша делегациясе Катынь вакыйгаларына 70 ел тулу уңаеннан мемориаль чараларда катнашу өчен сәфәр тоткан иде. Көчле томан очучыларга самолетны җиргә утырту өчен зур комачаулык тудыра. Самолет аэродромга дүрт тапкыр төшеп карый, әмма барысы да уңышсыз була. Ә бишенче тапкырында самолет канатлары агач очларына кагылып уза һәм бу аны һәлакәткә алып килә. Тиз арада фаҗига урынына коткару эшләре вәкилләре килеп җитә. Әмма самолет җиргә төшеп шартлаган урында исән кешеләрне табу насыйп булмый. Һәлак булучылар арасында илнең югары эшелонындагы затлар бик күп. Россия Президенты Д. Медведев һәлакәтне моңарчы күрелмәгән вакыйга дип бәяләде. Дөрестән дә, Россия өстендә, Россиядә җитештерелгән самолетта күрше дәүләт башлыгының һәлакәткә тарып һәлак булуы, Польша халкы өчен генә түгел, россиялеләр өчен дә коточкыч фаҗига. Дүшәмбе көнне Россиядә матәм көне игълан ителде. Ә Польшада матәм атна буена сузылачак. Һәлакәтнең сәбәпләре дип әлегә һава шартлары һәм очучыларның мондый шартларда тәҗрибәсе булмау аталды.
Категория: Новости | Просмотров: 1257 | Дата: 14 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Татар эстрадасының иң гламур һәм зәвыклы җырчысы Салават Миңнехановның «Онытма мине» исемле чираттагы альбомы дөнья күрде. Үзенчәлекле тавышлы, максатчан, тырыш бу татар егетенең һәр көне, һәр сәгате билгеләнгән. Эше тыгыз булса да, иҗатка да вакыт таба белә ул. Без чылтыратканда, Салават яшь җырчы Ильвинага клип төшерергә ярдәм итә иде.


- Салават, син ике югары белемгә ия икән. Нинди һөнәрләр үзләштердең?

- Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының технология һәм икътисад факультетында белем алдым. Аннан соң ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамладым. 

- Бу һөнәрләрнең тормышыңда кирәге чыгар дип уйлыйсыңмы?

- Мин мәктәпне 1996 елда тәмамладым, ә ул вакытта укырга керү бик авыр, югары уку йортында белем алу өчен зур акчалар кирәк иде. Әти-әнигә авырга килмәсен дип, үзем тырышырга булдым һәм Уфаның нефть университетына бардым, чөнки нефтьче булу теләге көчле иде. Тик бер бал җитмәү сәбәпле, мине анда кабул итмәделәр. Укырга керә алмагач, эшли башладым, төрле җирдә эшләргә туры килде. Хәтта сәламәтләндерү лагеренда әйдаман булдым. Нәтиҗәдә болай булмый, белем алырга кирәк дип Алабугага киттем. Әлбәттә, алган белемнәремнең тормышта ярдәме тиде.

- Димәк, синең музыка өлкәсендә белемең юк?

- Бөтенләй юк дип әйтмәс идем, чөнки б ... Читать дальше »

Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1802 | Дата: 13 Апр 2010 | Рейтинг: 4.5/2 | Комментарии (0)
Аның исеме йомшак, назлы, хисле хатын-кызны хәтерләтә. Ул чынлыкта да шундый. Әмма ул, болардан тыш, экстрим яратучы, акыллы, шаян туташ та әле. Аның бу сыйфатларын, хәзерге вакытта "Кәеф ничек?” телевизион хит-парадында күрсәтелүче "Соңгысы бу җырым” дип исемләнгән җырына төшерелгән клипны караганда да күзәтергә мөмкин. Сүзебез, бүгенге әңгәмәдәшебез —талантлы яшь җырчы Мәрьям турында.

— Мәрьям, сүзебезне яңа клибыңнан башлыйк әле. Табигате безнең якныкы түгел, кайларга барып, ничек төшердегез?
— Әйе, чынлап та, клип Башкортстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе чигендә, Көньяк Урал тауларында төшерелде. Узган җәй махсус клип төшерергә дип шул якка бардык.
— Ә ник шулай еракка?
— Телевизорны кушып карасагыз, анда күрсәтелгән клипларның күбесе йә Казанда, йә тирә-яктагы авылларда төшерелгән. Минем клибым ул яктан аерылып торуын теләдем. Биек таулар, таш кыялар, мәгарәләр Татарстан якларында булмаганлыктан, тансык табигать тамашачының игътибарын ныграк җәлеп итәр дип өметләндем. Җәй көнне төшерелгән клипның телевидениеда кышын чыгуның сәбәбе дә, аерылып торырга теләүдән килә. Чөнки салкын кышта җылы җәй көннәрен сагынып караучылар күбрәк булыр дип уйладым.
— Минемчә, теләгеңә ирештең, клибың шактый үзенчәлекле күренә.
— Аны үзенчәлекле килеп чыгуы өчен күп көч куйдым. Елга күренешләре матуррак төшсен өчен махсус берничә метр озыклыкта сал төзедек. Озын сал әзрәк чайпала ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1671 | Дата: 08 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Ел елга ошамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотса, яз исә ташкыннары, су басулары белән истә калыр, мөгаен. Синоптиклар инде бүгеннән үк, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак була барганда ук, халыкны язгы ташулар белән куркыта башлады. Ә республиканың зур сулыкларына якын яшәүчеләр инде хәзер үк моның афәтләрен күрә башлады. Республика җитәкчелеге дә язгы ташуга ныклап әзерләнергә тотынды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең чираттан тыш утырышында көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә — язгы су басуларга каршы көрәш тикшерелде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов алып барды. Башлыча республика язгы ташуларга әзер дип билгеләп үттеләр. Әмма республикада су басулар куркынычы тудыручы кайбер мәсьәләләр дә бар икән. Беренчедән, системаны беренче номерлы әзерлек рәвешенә китерү. Узган елгы вакыйгалар кайбер кимчелекләрне ачыклаган. Урыннарда су басу куркынычын яшереп калдырырга тырышканнар.
Быел ул кимчелекләрдән котылырга уйлыйлар. Тәүлек әйләнәсе дежурлык кертелгән. Икенче бер проблемалы нәрсә: бозны шартлату, ягъни су басу куркынычы булган урыннарда елгаларны боздан арындыру. Гидротехник корылмаларның халәте дә күз уңында. Сөйләшүгә йомгак ясап, Р. Моратов комиссиягә халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты. Афәт килгән очракта, гражданнарга ярдәм итүне вакытында башкарып чыгарг ... Читать дальше »
Категория: Общество | Просмотров: 1469 | Дата: 08 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Салмак кына тавышы, табигатьтән бирелгән моңы белән олысының-кечесенең күңеленә үтеп кергән, бүгенге заманның җиңелчә язылган эстрада җырларын да чын татар моңына төреп башкаручы Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованың зур сәхнәгә килүенә 10 ел тулган. Ә менә тамашачыларына ул инде бик озак еллар җырлый кебек тоела икән. 19 апрельдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Бәширә ханым иҗат кичәсен уздыра.

– Бәширә ханым, эстрадага аяк баскан чагыгыз белән хәзерге көнегезне чагыштырганда үзегездә нинди үзгәрешләр сизәсез?
– Сәхнәгә беренче тапкыр адым ясаганда репертуарым булмау үзен сиздерә иде. Шуңа күрә элек күбрәк халык җырларын башкардым. Әлбәттә, әле дә халык җырлары репертуарның зур өлешен алып тора. Әмма хәзер репертуарым бик нык баеды, сигез альбомым дөнья күрде. Онытылган халык җырларын эзләп табарга ты¬рышам, өлкән кешеләрдән язып алам, төрле җирләргә баргач алып кайткан җырларым да бар. Эстрада җырларын авторлар язып китерә, үзем махсус яздырткан чаклар да була. Иҗатымда туган якка, әти-әнигә, сөйгән кешеңә, якыннарыңа мәхәббәт темасын яктыртам. Андый җырларны бер концертта да төшереп калдырганым юк.
– Бәширә ханым, эстрадада охшаш тавышлар күп, ә Сезнең тавышыгыз беркемнекенә дә охшамаган. Яшьтән үк чарланган тавыштыр, мөгаен.
– Элек без бәләкәй чакларда безгә кич утырырга күрше-тирә әбиләр керәләр иде дә, мине я урындыкка, я ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1956 | Дата: 08 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Татар эстрадасы да русларныкына тиңләшә башлады. Сыйфатлы аранжировкалар, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү ягыннан түгел шул, кызганыч, ә плагиатлык буенча. Җырчыларның исемнәрен файдаланып, билет сатып, халыкны алдалап концерт куючылар артып тора. Шундый ялган җырчылар исемлегенә "Саф хисләр” төркеменең дә плагиатлары өстәлгән. Ялган "Саф хисләр” төркеме күптән түгел Саба, Кукмара, Питрәч районнарында "концерт куйган”. Исемнәре билгесез әлеге кешеләр "Саф хисләр”нең фонограммаларын куеп, сәхнәдә авызларын ачып-ябып торалар икән. Тамашачылар чын җырчыларны сорагач: "Алар авырыйлар, ...ерак командировкага киттеләр”, – дип ялганлап җаваплаганнар. Тамашачыларының алдануына, ялган җырчыларга акча сарыф итүләренә карата "Саф хисләр” төркеме солисты Алсу Дәүләтгәрәева борчылуын җиткерде. "Без "Саф хисләр” төркеме һәм яшь җырчы Азат Фазлыев һәрвакыт үз составыбыз белән генә йөрибез, башка җырчыларга ияреп чыккан юк!” – диде Алсу. "Саф хисләр”нең концертлары алдыннан гына килеп чыккан бу күңелсез хәл җырчыларның кәефен бераз төшергән, әлбәттә. Шулай да алар 8-9 апрельдә Кайбыч һәм Арча район мәдәният йортларында узачак концертлары югары дәрәҗәдә үтәр дип ниятли. 
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1338 | Дата: 08 Апр 2010 | Рейтинг: 1.0/1 | Комментарии (0)
Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Нью-Йоркның The Metropolitan Opera театры сәхнәсендә В.А.Моцартның "Тылсымлы флейта” операсындагы Төн Патшабикәсе партиясен башкарды. Җир шарының иң абруйлы сәхнәсендә Казан кызының бу беренче чыгышы иде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова өчен Julia Kleiter, Matthew Polenzani, Hans-Peter König белән бер сәхнәдә җырлау зур горурлык булды.

Мәгълүм булганча, Альбина П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала. 2004-2006 елларда К.Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академик музыка театрында эшли. 2006-2008 елларда АКШның Houston Grand Opera театрында стажировка узганнан соң, М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театрында җырлый башлый.

Җырчы бик күп конкурс-фестивальләрдә чыныгу уза. П.Чайковский исемендәге Халыкара конкурсының I премиясе һәм Алтын медале, М.Глинки исемендәге Халыкара яшь опера җырчылары бәйгесенең I премиясе һәм башка бүләкләр иясе булып тора. Без аның репертуарында Дж.Вердиның "Травиата” операсында – Виолетта, Н.Римский-Корсаковның «Сказка о царе Салтане» операсында - Царевна-Лебедь, В.Моцартның "Дон Жуан” операсында – Донна Анна, Дж.Пуччининың "Богема” операсында – Мюзетта, Дж.Вердиның «Риголетто» операсында Джильда һ.б. партияләрен яратып тыңлыйбыз.

The Metropolitan Opera – дөньяның иң ата ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2020 | Дата: 06 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
РФ Президенты Д. Медведев Сочида Президент каршындагы физик культура һәм спортны үстерү Советының утырышын үткәрде. Анда Россия җыелмасының Ванкувер олимпиадасындагы чыгышының нәтиҗәләре һәм 2014 елда Сочида үтәчәк Уеннарга әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ил президенты, олимпиада нәтиҗәләренә анализ биреп, төрле рангтагы спорт түрәләрен кызган табага бастырды һәм Ванкуверда илебезнең гомумкоманда ярышларында 11 нче урынны гына яулавы хурлыкка тиң дип билгеләп үтте. Җиңелүнең төп сәбәпләреннән берсе — соңгы елларда дөньякүләм ярышларда безнең ил спортчыларының һәрдаим йомшаграк чыгыш ясаулары, әзерлек процессларына азрак игътибар бирелү дип саный ул. "Проблема бүген ресурслар җитенкерәмәүдә генә түгел, аларны нәтиҗәле куллана белмәүдә”, — дип саный Д. Медведев. Олимпиадага әзерләнгәндә, дөньяның иң алдынгы тәҗрибәләрен куллану мөһим. Ил башлыгы шулай ук спорт инвентарьләрен җитештерүне дә җайга салырга вакыт дип исәпли.
Кайбер кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә башлаган инде. Россия олимпия комитеты президенты, спорт министрлыгының берничә түрәсе урыннарын бушатты. Ул гына да түгел, президент РФ Хисап палатасына спортка бүлеп бирелгән акчаларның ничек тотылуын тикшерергә кушкан. Ә бу исә яңа отставкалар белән яный.
Категория: Спорт | Просмотров: 1309 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
« 1 2 ... 13 14 15 16 17 ... 24 25 »